Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Әхәт Юлашев: «Ветераннар өчен игътибар һәм аралашу мөһим»

Әхәт Юлашев: «Ветераннар өчен игътибар һәм аралашу мөһим»

«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) оешмасының Координация советы рәисе, отставкадагы генерал-майор Әхәт Юлашев РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашты.- 20...

17 сентября 2021

«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) оешмасының Координация советы рәисе, отставкадагы генерал-майор Әхәт Юлашев РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашты.Ахат Юлашев
- 20 елдан артык республика Ветераннар берлеге рәисе булып эшләү дәверендә бер сорау мине барыннан да бигрәк борчый, - ди Әхәт Гайнулла улы. - Әлбәттә, сүз сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан һәм шуның  нәтиҗәсендә инвалид булып калган ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре турында бара. Без алар өчен һәрвакыт көрәштек, бигрәк фронтовиклар өчен, алар бүгенге көндә бик аз калып бара. Күбесе ялгыз яши, араларында ятып кына торучылар да бар. Әлбәттә, аларга социаль хезмәткәрләр беркетелгән һәм алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, яхшы пенсияләре бар. Тик ялгыз кеше буларак, алар аралашуга мохтаҗ, бу иң мөһиме. Социаль хезмәткәр иртән килә, азык-төлек, дарулар сатып алып килә һәм... китә, ә ветеран шулай ук ялгыз кала. Бу проблема бүген дә актуаль. Без әлеге фронтовик янына, аралашу өчен, волонтер яки тарих факультеты студенты килүен тәкъдим итәбез.
Мин бу проблеманы депутатлыкка кандидатлар белән очрашканда да билгеләп үттем. Быелгы тавыш бирүләрдән соң, сайланган депутатлар, партияләр без ветераннарның наказын үтәрләр, дип ышанып калам.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: