Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Җәй төсе...

Җәй төсе...

Хәерле көн, дуслар! Яңа эш атнасы файдалы, имин узсын. Ә кемнәр инде ялда, күтәренке кәеф, онытылмаслык тәэсирләр телибез.

07 июля 2025

Бүген лентабызда менә шундый матур, чын җәйге фотолар булсын әле:Азнакай районының Тымытык авылына баргач төшердек аларны. Тарихлы, атаклы авыл бу. 1937-1958 нче елларда Тымытык район үзәге булып торган. Бердәнбер урта мәктәп тә биредә эшләгән. 1958 елда Тымытык районы бетерелеп, авыл Азнакай районына кушыла. Шуңа карамастан, ул элеккечə зур авыл булып кала. Бүген дә биредә меңнән артык кеше яши, районның иң зур саласы ул. Башкортстан чигендә урнашкан Тымытык авылы турында журналыбызның июль саныннан укый аласыз. Биредә без һөнәрчеләр белән дә, төрле талантлар белән дә дә очраштык. Ә нинди үрнәк гаиләләр яши! Һичшиксез, алар белән сезне дә таныштырырбыз. Ә хәзергә җәйге фотоларны карап хозурланыгыз. Тымытыклыларның бакчасында кыярлар өлгергән, помидорлар да кызарып утыра. Ә чәчәкләрнең ниндие генә юк. Дуслар, сездән дә җәйге матур фотолар көтеп калабыз. 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы