Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җәйнең кыл уртасы...

“Җәйнең бүген кыл уртасы, Җәе тора чыңлап. Җәйнең шушы эссе көне Җәннәт төсле! Чынлап!

Җәй уртасы җем-җем итә,
Җәй уртасы гөжли.
Монда бар да хәрәкәттә,
Бар да нидер эзли...”

Хәерле көн, дуслар! Халык шагыйребез Роберт Миңнуллин әнә шулай дип яза. Әйе, бүген җәйнең кыл уртасы. Быелгы җәй искиткеч: җиләк-җимеш мулдан, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исә... Бу көннәрнең кадерен белеп калыйк!
Казанда яшәүче Гайнуллиннар җәйләрен табигатьтә үткәрә. (Фотоларга күз салыгыз). Моның өчен махсус палаткалар, мичләр сатып алганнар. Быел гына да берничә тапкыр дүрт-биш көн шулай табигатьтә яшәп кайтканнар.
-Җәмәгатем Артур идеясы иде бу,- диде Гөлназ Гайнуллина. – Алдагы елларда да шулай сәяхәткә йөрдек. Узган ел икенче улыбыз Ниязга дүрт кенә ай иде, шуңа күрә бер-ике көнгә генә чыктык. Быел исә иркенләп йөрибез.  Артур учак ягып көн дә бер ризык әзерли. Гаилә белән таң каршылыйбыз. Бик рәхәт...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера