Айрат Сибагатуллин: Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә
Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм вокаль культура булмау – Татарстан мәдәният министр Айрат С...
“Практика күрсәткәнчә, яхшы җыр булса – җырчысы табыла. Монда эш акча түгел, эш – талантта, идеядә, жанр һәм стилистика чишелешләрендә. 2018 елда җыр конкурсы аша без җыр репертуарын яңарта алырбыз дип уйлыйм”, - диде министр.
Айрат Сибагатуллин эстрада проблемасының чишелешен профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар һәм продюсерлар хезмәттәшлегендә күрә.
Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.
Искәртеп үтәбез, моннан ике ел элек Татарстан мәдәният министрлыгы сәнгать советлары кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан иде.
«Татар-информ»
Добавить комментарий