
Аюларны саныйлар!
2024 елда көрән аюны Татарстанның Кызыл китабыннан чыгардылар. Ләкин бу әле аларны атарга рөхсәт дигән сүз түгел.
31 марта 2025
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, республикада 70ләп баш аю яши.
-Көрән аюлар саны арта, әмма әлегә ау рөхсәт ителмәгән, чөнки квота билгеләнмәгән. Моның өчен һәр ау җиренә туры килгән җанварның санын төгәл белергә кирәк. Аюларны аулауга рөхсәт бирү өчен, бер урында кимендә дүрт баш булырга тиеш, - дип аңлатты Рамил әфәнде.
Республикада аюларны 1 нче апрельдән башлап август азагына кадәр санаячаклар. Шуннан чыгып инде ау өчен квоталар билгеләячәкләр.
P.S. Узган ел Мамадыш районында булган идек. Билгеле булганча, монда умартачылар бик күп. Мамадышлылар ул чакта: “Аюлардан сакланабыз, учаклар ягабыз, төрле тавышлар чыгарабыз. Бер ияләшсә, аю гел килә”,- диде.
Дуслар, ә сезнең якта аюлар бармы?
Добавить комментарий