"Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре хис-кичерешләре белән уртаклаша
Кичә табиблар һөнәри бәйрәмнәрен – Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Татарстанда унынчы мәртәбә тармакның иң яшы хезмәткәрләрен “Ак чәчәкләр” республикакүләм бәйгесе билгеләде. Конкурсның ик...
“Мәктәптән үк хирург булу турында хыялландым”
Төп җиңү Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире Игорь Малковка (өстәге рәсемдә уңнан беренче) тәтеде. Ул “Ел табибы-2017” булып танылды. Игорь Малков – хезмәт юлын педагогик, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек белән уңышлы үреп баручыларның берсе. 35 елга якын гомерен ул хирургиягә һәм хирургия юлы белән дәвалауның яңа алымнарына багышлаган. Аның җитәкчелегендә 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында фармакология препаратларының нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча клиник тикшеренүләр уздырыла. 2013 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт премиясенә лаек була.
“Мин бу бүләкне 40 еллык хирург булып эшләвемнең нәтиҗәсе итеп кабул итәм. Мәктәптән үк хирург булу турында хыялланган идем. Теләгем чынга ашты. Үземне җәмгыятькә файдалы кеше итеп хис итәм.
Бер бабайга операция ясаганымны хәтерлим. Аңарда бик авыр перитонит иде. Ул хастаханәдән чыкканда, аның хәләл җефете булган әбекәй, рәхмәт йөзеннән, бер пакет алып килгән иде. Ординаторлар бүлмәсенә кереп карасам, анда урман чикләвеге салынган. Бу минем өчен чын күңелдән бирелгән бик кадерле бүләк булды. Бу һөнәр шунысы белән кызыклы: материаль яктан ниндидер җитмәүчелек бик зур канәгатьлек белән алмаштырыла ала”, – дип билгеләп узды Игорь Малков.

Чаллы табиблары үлү ихтималлыгы 75 процент дәрәҗәдә булган егетне коткарган
“Уникаль очрак” номинациясендә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары коллективы җиңүгә лаек булды. Алар бер ел элек бик куркыныч һәлакәткә очраган 26 яшьлек Иван Осетринга икенче гомер бүләк итә. Иван бик күп тән җәрәхәтләре, имгәнүләр ала. Табиблар әйтүенчә, мондый очракларда зыян күргән 4 кешенең өчесе үлә. Иванга барлыгы 15 операция ясала, һәм ул исән кала. Тормыш иптәше, 2 баласы белән ул 16 июньдә узган тантанага үзен коткаручылар алдында баш ияргә килгән иде.
“Бүгенге вакыйга Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе төзелгәннән бирле, 40 елдан артык алып барыла торган эшнең нәтиҗәсе. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев заманында шундый үзәк формалашсын өчен, бик күп финанс чаралары һәм технологияләр кертү турында карар кабул иткән иде. Бу бүгенге шартларда кешеләргә ашыгыч төстә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Без ясаган операция дә шуның дәлиле. Анда кешене коткару мөмкинлеге бик кечкенә булып, үлү ихтималлыгы югары – 75 процент иде”, - дип белдерде Яр Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары Рәмис Якупов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына юл-транспорт һәлакәтенең 2016 елның 31 маенда иртәнге сәгать 4тә булуын шәрехләде. 2 минуттан фаҗига урынына Ашыгыч медицина ярдәме машинасы килеп җиткәнен, берничә минуттан пациентның инде хастаханәгә китерелгәнен әйтте. “Зыян күрүчене шоктан, кан китүдән, үлек таралудан, үлүдән саклап калдылар”, - диде.
“Бу бик катлаулы хәл иде. 26 яшьлек егет бик куркыныч һәлакәткә эләгә. Беренче ярдәм аңа беренче тәүлектә үк күрсәтелде. Әмма без пациентның хәле өзлегүләргә китерергә мөмкин булуын аңлый идек. 2-3 тәүлектә уйлаганча булды да. Пациентның гомерен саклап калу өчен, бик тиз генә карар кабул итәргә кирәк иде. Реанимациядә иртәнге көндәлек киңәшмәләр безгә эш планын төзергә һәм кече очада үлекләү процессын бетерергә мөмкинлек бирде. Имгәнгәннән соң, 2 тәүлек узып, түбән очлыкларда үлек тарала башлаган иде инде. Беренче сәгатьләрдә аңа кан агуын туктату, сынуларны тотрыклыландыру өчен ашыгыч операция ясалды. Тулаем алганда, без үлек таралу-ялкынсыну авыруларына каршы көрәшү өчен яңа вакуум системасын кулландык. Ватандашыбыз Наил Баһаветдинов 80 нче елларда шушы алымны файдаланды, әмма аннары ул Америка Кушма Штатларына күченде, аннары бу ысулны чит илләрдә тарата башладылар. Без шул алымны искә төшереп, үзебезнең эшебездә кулландык”, – дип сөйләде Рәмис Якупов.
Иван Осетринга барлыгы 15 операция ясала. Ул 26 наркоз кабул итә, аның организмына 100 литрдан артык дәвалау эремәләре, кан компонентлары, сыек ризык күчерелә.
“Без аны гаиләсенә кайтара алдык, аның яшь хатыны, ике баласы бар. Бу бөтен гаилә өчен зур шатлыктыр. Ул вакытта сәхнәдә басып торып, хөрмәтләү сүзләре кабул итәрбез дип башка да килмәде. Без бары тик үзебезнең алга, бернигә дә карамастан, бу пациентны коткарып калырга, дигән бурыч куйган идек. Иванның тормыш иптәше күзләрендә сагыш, хәсрәт иде. Әмма без өметебезне югалтмадык. Вакытында шушы егетне дәвалауга керешеп, аякка бастыра алдык. Бүгенге көндә ул тулысынча сәламәт диярлек кеше. Безнең команда – бергә эшләүче мультидисциплинар команда”, – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
Белешмә өчен: быел конкурска 146дан артык гариза тапшырылган. Җиңүчеләр "Ел табибы", "Елның иң яхшы медицина хезмәткәре", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы", "Уникаль очрак" номинацияләрендә билгеләнде. “Сәламәтлек саклау легендасы"ннан кала, һәр номинациядә 3 кандидат тәкъдим ителгән булган.
“Татар-информ”
Добавить комментарий