Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Аксенов йортында - татарча джаз

Аксенов йортында - татарча джаз

Dr.V.Aks Band һәм Римма Шәйхелова «Кәрван җыры» программасын тәкъдим итә.14 декабрьдә Василий Аксенова музей-йортында «Кәрван җыры» программасы тәкъдим ителәчәк. Джаз җырларын татар телендә Dr.V.Aks B...

13 декабря 2016

Dr.V.Aks Band һәм Римма Шәйхелова «Кәрван җыры» программасын тәкъдим итә.
clipboard647
14 декабрьдә Василий Аксенова музей-йортында «Кәрван җыры» программасы тәкъдим ителәчәк. Джаз җырларын татар телендә Dr.V.Aks Band аккомпенменты белән халыкара конкурслар лауреаты Римма Шәйхелова башкара. «Кәрван җыры» программасы татар телендәге джаз җырларыннан тора.
Dr.V.Aks Band Аксенов йортында өч ел элек оешкан. Аларның концертларын джаз яратучылар көтеп ала. Коллектив дүрт музыкантны берләштерә: Юрий Щербаков – саксофон/флейта, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Штейнман (фортепиано), Дмитрий Соломин (контрабас), Рафаэль Абдуллин (бәрмә уен кораллары).
«Безне джазовой музыкасын ярату берләштерә”, ди коллектив җитәкчесе Юрий Щербаков. Музыкантлар утызынчы, кырыгынчы, илленче, алтмышынчы еллардагы джаз музыкасына гашыйк.
«Кэрван жыры» программасы татар телендәге джаз җырларыннан төзелгән. «Джазда татар җырлары түгел, джаз-стандартлар, джаз ритмикасы сакланып, татарчага тәрҗемә ителгән җырлар. Казанда джаз җырлары мондый дәрәҗәдә беренче мәртәбә тәрҗемә ителә», – проект авторы.
«Кэрван жыры» программасы авторлары үз программаларын «Үзгәреш җиле» проектына каршы куймыйлар. «Без бер үк эшне башкарабыз, без бары тик башка яктан якын килдек. Без тыңлаучылар белән конструктив диалог алып барабыз, үз карашыбызны тәкъдим итәбез», – ди Юрий Щербаков.
 

Добавить комментарий

Тема номера