Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

16 июньдә Актанышта Ык елгасы буенда чираттагы III төбәкара Сабан туе узачак

16 июнь көнне Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында Татарстан, Башкортстан, Оренбург һәм Идел-Уралның башка төбәкләре вәкилләре катнашында Ык елгасы буенда чираттагы III төбәкара Сабан т...

16 июнь көнне Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында Татарстан, Башкортстан, Оренбург һәм Идел-Уралның башка төбәкләре вәкилләре катнашында Ык елгасы буенда чираттагы III төбәкара Сабан туе-2019 үткәрелә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Бәйрәм бу төбәк халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту брендына әверелә бара, халкыбызның тарихи үткәненең тирәнлеген күрсәтә.
Беренче Сабан туе 2017 елда «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Татарстанның, Башкортстанның һәм Оренбург өлкәсенең татар районнары арасында Бөтендөнья татар конгрессы структуралары катнашында узды. Бәйрәм Туймазы районының Төмәнәк авылында үткәрелде.
Ык елгасында икенче Сабан туе 2018 елның июнендә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында уңышлы узды. Бәйрәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан ведомстволары һәм Ык буе төбәкләре хакимият органнары актив катнашында оештырылды, дип яза Татар-информ.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: