
Илшат Идиятов "Авыл яшьләре"нә кертелмәгән
Узган ял көннәрендә Актанышта “Авыл яшьләре” спорт уеннары узды. Татарча көрәш буенча ярышларда 33 командадан батырлар бил алышты. Быел да “Авыл яшьләре” уеннарына кертү-кертмәү мәсьәләсе кискен...
16 сентября 2019

Быел да “Авыл яшьләре” уеннарына кертү-кертмәү мәсьәләсе кискен куелган. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин сүзләренә караганда, ярышларга бары тик авыл-районнарда яшәүчеләр генә паспортларына карап кертелгән. Сергей Павлик Зәй районында, Таһир Хуҗагалиев Мамадыш районында яши булып чыкты. Димәк, алдагы республикакүләм бәйгеләрдә алар шушы район командалары составына да керә алачак. Ә менә Арча командасының баш тренеры Илшат Идиятов бәйгегә кертелмәгән. Яшәү урыны Казанда теркәлгән чөнки.

Көрәшләргә килгәндә, бәйгедә 33 командадан 108 көрәшче бил алышкан. 60 кг.га кадәр үлчәүдә алты көрәшче генә катнашса, иң авыр үлчәүдә 22 пәһлеван бил алышкан. Раббани Нургалиев, Булат Юнысов, Нәфис Галиев кебек егетләр, гадәттәгечә, көндәшләренә бернинди мөмкинлек калдырмады, ди Равил Хәйруллин. Башкарма директор шулай ук иң авырлар арасында икенче урынны яулаган Әлки егете Руслан Нуретдиновның икенче урынга чыгуына соклануын белдерде. “Егет 1999 елгы гына әле. Димәк, аның танылган көрәшче булу өчен менә дигән мөмкинлеге бар”, диде ул Илдар Әхмәровның шәкертенә сыйфатлама биреп.
Командалар беренчелегендә исә Зәй командасына тиңнәр табылмаган.

Добавить комментарий