Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Алабуга һәм Мамадыш районнарында боз кичүләре ябылды

Алабуга һәм Мамадыш районнарында боз кичүләре ябылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.Бүгенге көннән б...

Алабуга һәм Мамадыш районнарында боз кичүләре ябылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Бүгенге көннән башлап Кама елгасы аша Аракчино-Югары Ослан һәм Соколка-Яңа Закамье маршруртлары буенча салынган боз кичүләре эшләүдән туктады.
Боз кичүләрен ябу турындагы карар Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән техник тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Тикшерү күрсәткәнчә, температура күтәрелү аркасында бозның структурасы үзгәргән, ныклыгы кимегән, ә юлга эрегән су җыелган.
Идел елгасының Аракчино-Югары Ослан һәм Яшел Үзән-Түбән Карамалы участокларындагы боз кичүләре дә 2 апрельгә кадәр ябылачак.
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера