Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов «Август-Алабуга» заводын ачуда катнашачак

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында һәм Чаллы шәһәрендә булачак. Биредә шәһәр барлыкка китерүче предприятиегә нигез салынуга 50 ел тулуны бәй...


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында һәм Чаллы шәһәрендә булачак. Биредә шәһәр барлыкка китерүче предприятиегә нигез салынуга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Алабуга» махсус икътисади зонасында Рөстәм Миңнеханов «Август-Алабуга» сыек пестицидлар җитештерү заводын ачу тантанасында катнашырга планлаштыра. Завод елына 50 млн литр продукция җитештерү куәтенә ия булачак. Проект чит ил продукциясен үзебезнең аналоглар белән алмаштыруга юнәлдерелгән. Әлегә Россиядә авыл хуҗалыгына үсемлекләрне яклау чараларының 50 проценттан да кимрәк өлеше җитештерелә.
«Алабуга»дан Татарстан Президенты Чаллыга юнәлергә планлаштыра. Анда Түбән Кама ГЭСы 1нче гидроагрегатын файдалануга 40 ел тулу бәйрәм ителәчәк һәм «Ростех» корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашында КамАЗ акционерлар җыелышы булачак.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашуы планлаштырыла», – диделәр матбугат хезмәтендә. Автогигант территориясендә республика җитәкчесе шулай ук алюминий ягулык баклары җитештерү линиясен ачу тантанасында булачак, «КАМАЗ»ГАҖ оешуга 50 ел тулуны бәйрәм итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак.
Чаллыга сәфәре вакытында Татарстан Президенты шулай ук «Техногород» күп функцияле спорт-белем бирү үзәге төзелеше проекты белән танышырга планлаштыра.


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: