Алар безнең өчен – ел әйләнә каһарман
Исән кайтып илгә, искә алсаң Әсирлектә үткән көннәрне, Онытма, дус, синең белән Бергә елап, бергә көлгәнне. Сөйлә минем якын дусларыма, Сөйлә минем сөйгән халкыма, Үлде, диеп, шагыйрь тоткынлыкта Тугр...
Әсирлектә үткән көннәрне,
Онытма, дус, синең белән
Бергә елап, бергә көлгәнне.
Сөйлә минем якын дусларыма,
Сөйлә минем сөйгән халкыма,
Үлде, диеп, шагыйрь тоткынлыкта
Тугры булып изге антына.
“Татарстан” журналының Муса Җәлил шәхесенә һәм җәлилчеләр кылган батырлыкка, аларның язмышына үз шәхси мөнәсәбәте бар. Чөнки күп еллар буена безнең басмада Җәлил һәм җәлилчеләр белән булган хәлләрне, алай гына да түгел тарихның дәһшәтле репрессия, Бөек Ватан сугышы еллары архивларын җентекләп барлаган, өйрәнгән, бу темаларга актив язган, Җәлил белән җәлилчеләр каһарманлыгын даими пропагандалаган Рафаэль Мостафин эшләде. Ул салган матур традицияләрне бүген дә дәвам итеп, Муса Җәлилнең туган көнендә “Татарстан” журналының әдәби редакторы, шагыйрә, галимә Луиза Янсуар КФУ студентлары белән очрашты.
КФУ ның Актлар залында Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы укытучылары Миләүшә Хәбетдинова һәм Нурфия Йосыпова Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, ХХ гасыр татар шигъриятенең үсеш юлларын билгеләгән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлап оештырган әлеге чара этаплап, баскычлап үтте. Беренче эш итеп, студентлар Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Ә аннары Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышлап эшләнгән “Үлемгә һәм үлемсезлеккә 114 адым” спектаклен карап, спектакль һәм гомумән тарихта җәлилчеләрнең урыны хакында фикер алышуга күчтеләр. Исегезгә төшерәбез, спектакль-перформанс, Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәш дустын җәзалап үтергән көндә традицион рәвештә уздырыла торган хәтер мәрасиме буларак, 2019 елның 25 августында 1 нче май мәйданында куелган иде.
Спектакль-перфомансның сценарий авторы – Луиза Янсуар ни өчен бу форманы сайлауларын һәм тарихи-документаль эчтәлекнең заманыбыз өчен ничек ауталь икәнлеген сөйләде. Җәлил һәм җәлилчеләр белән булган вакыйгаларны, детальләп искә алып, киң колачлы гомумиләштерүләр ясарга тырышты алар студентлар белән.
Җәлил һәм җәлилчеләр турында, Хәтер мәрасименең әһәмияте хакында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, театр һәм сәнгать белгече Рауза Солтанова да сөйләде. Ренат Харис билгеләп үткәнчә, Җәлил мирасы татар шигъриятен безнең илдә генә түгел, дөньякүләм танытуга да зур өлеш кертте. “Аның батырлыгы татар халкының батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде”, - диде ул.
Шагыйрьнең һәм көрәштәш дусларының соңгы сәгатьләренә багышлап эшләнгән “Үлемгә һәм үлемсезлеккә 114 адым” спектакле да шушы фикерне тагын бер кат дәлилләде, эчтәлекле булуы белән студентларда да, университет мөгаллимнәрендә дә кызыксыну уятты. Әйтергә кирәк, Муса Җәлил һәм җәлилчеләргә багышлап, без инде август аенда журналыбызда тарихи мәкалә бастырган идек.
“Татарстан” үзенең каһарманнарын аларның тууына һәм үлеменә багышланган истәлекле даталарага бәйле рәвештә генә хәтерләми. Алар безнең өчен – ел әйләнә каһарман!
Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу мәрасимен – спектакль-перформансны биредә карый аласыз: https://tatar-inform.tatar/video/1256/
Перфораманста катнаштылар:
Муса Җәлил һәм җәлилчеләр ролендә – Идел Кыямов, Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Евгений Скрипачев, Радик Айнуллов, Ранис Йосыпов, Максим Головкин , Айдар Хәйруллин , Шамил Вильданов , Рүзәл Әхмәдиев.
Шагыйрь, җырчы, музыкантлар: Ренат Харис, Газинур Морат
Гөлүсә Батталова, Сөмбел Ситдыйкова, Рөстәм Насыйбуллин, Екатерина Болотнова.
Сценарий авторлары: Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина
Режиссер: Лилия Әхмәтова
Добавить комментарий