Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
“Алар мине күндерде!”

“Алар мине күндерде!”

Аны Татарстанда гына түгел, Россия, дөньякүләмендә таныйлар. Аның әсәрләре берничә телдә яңгырый... Редакциябезгә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин килде.

02 сентября 2025

-Утыз биш ел буе Татарстан композиторлар берлеген җитәкләдем. Бүген анда кунак буларак киләм. Заманында Мирсәет абый Яруллин мине үз урынына калдырды. Һич онытмыйм, берсендә фатирның ишеген шакыйлар, мин кулымны сындырып, өйдә утыра идем. Ачсам, Мирсәет Яруллин, укытучым Борис Трубин, композитор Алмаз Монасыпов басып тора. Түргә уздылар. Шунда Мирсәет абый: “Энем, сиңа йомыш белән килдек. Союздан китәр вакыт җитте. Тиздән съезга җыелабыз, синең кандидатурыңны күрсәтәбез килә”,- диде. Дөресен генә әйткәндә, мондый тәкъдимне көтмәдем: дөнья буенча гастрольләрдә йөри башлаган, бик актив иҗат иткән чорым иде. Ә союз җитәкчесенә иҗаттан тыш күпме хуҗалык эшләрен хәл итәргә кирәк. Шулай да алар мине ул көнне күндерде…

Әңгәмәне тулысынча журналыбызның сентябрь саныннан укый аласыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы