Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде

Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.Шадриковны әлеге вазифага билгеләү турындаг...

Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Шадриковны әлеге вазифага билгеләү турындагы Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Александр Шадриков Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган. «Физика һәм информатика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, «юрист» белгечлеге буенча Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган. 2013 елның апреленнән – Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, җирле Совет рәисе. Запастагы лейтенант. Өйләнгән, ике баласы бар.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: