Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Александр Сидякин: Татарстанда һәр елны 800ләп алданган өлешче фатир алачак

Республикада 5 меңнән артык кеше фатир алган 19 проблемалы объект бар."Һәр елны 800ләп алданган өлешче фатир ачкычы алачак - Татарстан җитәкчелегеге шуңа йөз тота", - дип сөйләде  "Татар-информ"да Рос...

Республикада 5 меңнән артык кеше фатир алган 19 проблемалы объект бар.


«Соңгы 10 елда 5 мең кеше фатир алды (Россия буенча - „Т-и“ иск.), сез моны күрмисез, өлешчеләр дә күрми. Быел якынча 800ләп кеше Левада һәм Аитов төзелеш башлаган йортларда фатир ачкычлары алып керәчәк», — дип сөйләде Александр Сидякин.
Парламентарий Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә һәр объект буенча «юл картасы» төзелгәнлеген, бу эшнең Татарстанда да башкарылганлыгын әйтте.
«Барлык объектлар да контрольдә, 2016 елның декабрендә конкурстан тыш җир кишәрлеге бирү мөмкинлеге турында Президент указы булды. 11 гектар мәйдандагы шундый беренче җир кишәрлеге бер компаниегә бирелде, аңа бурычлар йөкләнде», - дип җиткерде Сидякин.
Һәр проблемалы йорт буенча экспертиза үткәрелә, кертелергә тиешле сумма билгеләнә, аннан соң өлешчеләр алдындагы бурычларны каплардай инвестор эзләнелә. Депутат шулай ук федераль дәрәҗәдә ярдәм кирәклеген дә җиткерде.
«Федераль закон, федераль бюджетта аерым юл кирәк, бәлки  максатчан федераль программа да кирәктер. Хәзер бу вәкаләтләр төбәк дәрәҗәсендә карала. Проблема тууда, билгеле, Татарстанның да, федераль дәрәҗәдә кайбер органнарның да карап бетермәүләре булган. Әмма күпчелек очракта  - бу гадәти мошенниклык гамәлләре», — дип билгеләп үтте депутат.
Авырлыкларга карамастан, Александр Сидякин алданган өлешчеләр проблемасы әкренләп ахырына кадәр чишелеп бетәчәк, дигән өметен белдерде.
«Бу - вакытка бәйле эш. Республикада өлешчеләр буенча мөмкин булганның барысы да эшләнә», — дип искәртте Сидякин.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: