Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Александр Ткачев: “Татарстанда халык үз җирен ярата, тырышып эшли белә”

Татарстан Россиянең агросәнәгать комплексы локомотивы булып тора. Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев “Бөтенроссия кыр көне-2017” форум-күргәзмәсе ачылышында шулай дип белдерде. Әлеге кү...

Татарстан Россиянең агросәнәгать комплексы локомотивы булып тора. Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев “Бөтенроссия кыр көне-2017” форум-күргәзмәсе ачылышында шулай дип белдерде. Әлеге күргәзмә Лаеш районында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында 5-7 нче июль көннәрендә эшләячәк.
“Быел форумның Татарстанда үткәрелүе очраклы түгел. Биредә алдынгы технологияләр кулланыла, без монда җитештерүдә үсешне, продукция сыйфатының югары булуын күрәбез. Биредә халык үз җирен ярата, тырышып эшли белә, илнең башка аграрийларына үрнәк булып тора”, - дип билгеләп узды федераль министр.
Федераль министр соңгы елларда Россиянең агросәнәгать комплексы җитди үсеш алуына басым ясады. “Җитештерү күләмнәре арта, продукция сыйфаты яхшыра. Соңгы өч елда чит илләрдән импорт булып кергән азык-төлек күләме 2,5 тапкырга диярлек кимеде. Бу – безнең авыл хезмәтчәннәре казанышы. Ел саен федераль һәм төбәк казналарыннан саллы акчалата ярдәм күрсәтелә. Без алга таба да фидакарь хезмәт куеп, барыннан да яхшырак эшли белүебезне исбатларга телибез”, - дип белдерде Александр Ткачев.
Министр үзебезне туендырырлык, әле читкә чыгарырга да җитәрлек азык-төлек җитештерү бурычы торганын ассызыклый. “Дефицитны тулысынча каплап, башка базарларга чыгарга, экспорт белән акча эшләргә кирәк. Без бүген тарихи миссия башкарабыз, Советлар Союзының да, Россиянең дә әле беркайчан да аны чынга ашыруга шулай якын булганы юк иде”, - дип белдерде ул.
Александр Ткачев “Бөтенроссия кыр көне” проектының үзара тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып торуын билгеләп үтте. “Без мондый күргәзмәләрдә бер-беребезне баетабыз, килгән кунаклар белем һәм тәҗрибә туплар дип ышанабыз. Безнең эштә өйрәнү һәрчак кирәк, чөнки яңа технологияләр әледән әле өстәлеп тора. Безгә продукциянең үзкыйммәтен төшерү, уңышны арттыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк”, - диде ул.
Күргәзмә ачылышыннан соң, Александр Ткачев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу һәм башка рәсми затлар экспозицияләрне карап чыкты. Шыксыз җилле көн, коеп яуган яңгыр да авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекчелек, терлекчелектә яңа технологияләр белән танышып йөрүгә комачауламады.
Аннан соң федераль министр "Быелгы шартларда үсемлек продукциясе сыйфаты һәм урып-җыю эшләрен уздыру барышы турында" киңәшмәсен үткәрде. Александр Ткачев кереш сүзендә яңгырлар аркасында авырлык белән булса да, чәчү эшләре төгәлләнгәнен, чәчү мәйданнары 300 мең гектарга арттырылганын билгеләп узды. “Көньякта аграрийлар урып җыюга кереште. Анда икмәк яхшы гына күренә. Кубаньда арпаның беренче сугымы гектарыннан 60 центнер чыгуын күрсәтте. Бүгенге көндә 1,5 млн тонна икмәк суктырылды. Бер ел элек бу сан 4 млн тонна иде. Без урып җыю вакыты буенча калышабыз”, - дип белдерде Александр Ткачев.
Министр чыгышында санкцияләргә тукталып, иртәме-соңмы аларның юкка чыгарылачагын билгеләп узды. “Бу көн килеп җиткәч, сез базарга башка илләрдән арзанрак, конкурентлы продукция керәчәгенә әзер булырга тиеш. Сез югары сыйфатлы эшегез белән тотрыклы булып кала белергә тиешсез. Контрсанкцияләрдән максималь дәрәҗәдә үз производстволарыгызны үстерү өчен файдаланырга, кибет киштәләрендә үз урыныгызны биләргә һәм аннан беркайчан китмәслек итәргә тиешсез”, - дип белдерде Александр Ткачев.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: