Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде.Алексей Песошин сүзләренчә, бу – предприятие өчен генә түгел, республика өчен...

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде.
Алексей Песошин сүзләренчә, бу – предприятие өчен генә түгел, республика өчен дә мөһим вакыйга. «Аларга ихтыяҗ зур булыр һәм татарстанлыларның мәхәббәтен казанырлар дип өметләнәм. Республика җитәкчелеге Татарстанның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш кертә торган предприятие эшчәнлеген югары бәяли», - дип белдерде ул.
Ул шулай ук ике судноның да проектын Яшел Үзән заводы белгечләре төзүен искәртте.
«Ак Барс» Судно төзү корпорациясенә кергәч, завод үз тарихында яңа сәхифә ачар һәм анда күп кенә вакыйгалар, яңа казанышлар урын алыр дип ышанам», - диде ТР Премьер-министры.
ТР Хөкүмәте предприятиегә ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк, диде Песошин.
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: