Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Алексей Песошин: Татарстанда барлык чикләү чаралары саклана

Бүгенге көндә республикада авырулар санының тотрыклы темпы күзәтелә, шулай ук аз гына кимү кдә бар. 8 гыйнварга республикада 43447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә — 94 кеше. Бу хакта Татарстан...






  • Бүгенге көндә республикада авырулар санының тотрыклы темпы күзәтелә, шулай ук аз гына кимү кдә бар. 8 гыйнварга республикада 43447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә — 94 кеше. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
    Ул хәбәр иткәнчә, Covid-19 дан үлүчеләр саны Татарстанда пандемия вакытында 1481 кеше тәшкил иткән, шуларның 6сы — соңгы тәүлек эчендә. Песошин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада чикләү чаралары үз көчен саклап кала.
    "Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел. Барлык чараларны профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк",-дип ассызыклады премьер-министр.
    Шулай ук аның сүзләренә караганда, COVID-19 белән бәйле вәзгыятьтә аз гына яхшыруга карамастан, эпидемия таралуга каршы күрелгән чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдлар дәвам итәчәк.
    Татарстан Республикасы премьер-министры сүзләренә караганда, республикада вакцинаның беренче компоненты 2293281 кешегә прививка ясатылган, 1 млн 862 мең икенче компонент алган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр - 569 683 кеше прививка ясаткан. Медицина оешмалары җитәрлек күләмдә вакцина белән тәэмин ителгән — 454 мең доза. Прививканы 170 вакцинация пунктында ясарга була.




Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: