Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Әлфия Айдарская: “Ноябрьдә концерт оештырам!”

Әлфия Айдарская: “Ноябрьдә концерт оештырам!”

Җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актер, режиссер Газиз Айдарскийның бердәнбер кызлары – балерина Әлфия Айдарскаяга шушы көннәрдә 100 яшь тулды.

04 июня 2025

 

 

Бу көннәрдә аңа карата игътибар зур, төрле җирләргә очрашуларга чакыралар. Шул исәптән “Казан шәһәренең “Апас”  якташлык җәмгыяте” дә Әлфия Айдарская белән зурлап очрашу үткәрде. Ни өчен дигәндә, Сара Садыйкованың тамырлары Апас районының Тутай авылыннан. Очрашуда Сара Садыйкова җырлары җырланды, истәлекләр барланды.

-Әни үзен Апас кызы дип йөртте, исән чагында Тутайга кайтып йөрде,- диде Әлфия Айдарская. – Бүген дә анда Сара Садыйкова музее эшли. Апас Туган якны өйрәнү музеенда да Сара Садыйковага багышланган аерым зур почмак бар. Әнине зурлавыгыз, мине онытмавыгыз өчен зур рәхмәт. Ноябрь аенда Сара Садыйкова иҗатына багышлап зур концерт оештырам, барыгызны да шунда чакырам, килегез.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера