«Әлфия Авзалова кызы булу рәхәт тә, кыен да иде...»
Бүген халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, бөек җырчыбызга 93 яшь тулган булыр иде.
Безнең редакциягә Әлфия апаның кызы — Зөлфия Нигъмәтҗанова менә нәрсәләр сөйләде: – Әни безне ялгызы үстерде, әтием белән әле без кечкенә вакытта ук аерылышкан. Шуны әйтим: Әлфия Авзалова кызы булу безгә рәхәт тә, кыен да иде. Кая барма, без – һәрвакыт күз уңында. Алай гына да түгел, фамилиябез журналда исемлек башында тора бит, мәктәптә укытучылар көн саен диярлек дәрес сорады. Шуңа да һәрвакыт әзерләнеп йөрдек. Сынатмаска тырыштык. Әни гастрольләргә киткәндә, без әнинең якын туганы Закирә апа белән кала идек. Әни кайтуга дип бөтен җирне җыештыра идек, чөнки ул чисталыкны яратты. Һәр нәрсәне җиренә җиткерергә тырыштык – керләрне дә гел кайнатып юдык. Әни кайтып керүгә: «Кызлар, молодцы! Булдыргансыз!» – дисә, моннан да зур сөенеч юк иде. Аннан розетка өстендәге тузанны, бармагы белән сыпырып, безгә күрсәтә... Әнә шулай безне ул чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтте. Мин шактый еллар әни белән гастрольләрдә йөрдем. Үзенә карата да, труппасына карата да бик таләпчән иде ул. Шуның белән бергә позитивлык та бар иде. Берәрсе кәефсезрәк булса, хәзер бер кызык сүз сөйләп ала, кәефне күтәрә...
Добавить комментарий