Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанда күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәгән йортта бүген мемориаль такта ачылды. Әлеге йорт Казанның Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан.Тантанада ТР Дәүләт Киңә...

Казанда күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәгән йортта бүген мемориаль такта ачылды. Әлеге йорт Казанның Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан.
Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды
Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Ул мемориаль тактаның ак япмасын Әлфия Авзалованың кызлары Гүзәл белән Зөлфия, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән берлектә ачты.

“Без зурлап Әлфиябезнең юбилеен уздырырга әзерләнеп йөри идек. Әмма ул аны озатуга әверелде. Күңелләрдә китек калды. Без хәзер кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул Әлфия Авзалованың мемориаль тактасын ачу Казанда татар дин әһелләре форумы барган көннәргә туры килүен искәртте. Иртәгә дин әһелләренең Изге Болгар җыенына катнашуын, анда да Әлфия Авзалованың искә алыначагын әйтте.

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзаловның кызларына һәм Рабит Батуллага рәхмәтләрен җиткерде. “Дөньяны гизеп йөрсә дә, Әлфиябез әниләрен яраткан кызлар тәрбияли алган диде. Әлфия Авзалованың истәлеген мәңгеләштерүдә, халыкка җиткерүдә зур эшләр башкарган Батуллага рәхмәт”, - диде ул.
“Әлфия “Мин ятим баланы маңгаемнан сыйпап милләтем үстерде” дип әйтте. Ятим баланың шулай шәхес булып үсүе зур үрнәк. Алга таба да Әлфиябезнең истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләрбез”, - дип тәмамлады чыгышын ТР Дәүләт Киңәшчесе.


 

Фото: Рамиль Гали


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: