Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге иҗат үзәге ачылды

Казанда «Туган авылым» милли комплексында Әлфия Авзалова исемендәге иҗади киңлек ачылды. Ул татар милли мәдәниятен, татар җырчысының иҗади мирасын мәңгеләштерү программасы буенча гореф-гадәтләрен сакл...

Казанда «Туган авылым» милли комплексында Әлфия Авзалова исемендәге иҗади киңлек ачылды. Ул татар милли мәдәниятен, татар җырчысының иҗади мирасын мәңгеләштерү программасы буенча гореф-гадәтләрен саклау максатыннан оештырылды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Киңлекне рәсмиләштерү өстендә артистканың кызы Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды белән берлектә эшләде. 60 квадрат метрдан артык мәйданлы бинаны реконструкцияләү һәм бизәү буенча барлык кирәкле эшләр башкарылган.
Иҗади киңлектә җырчының уникаль коллекциясе, шулай ук аның иҗади мирасы турында фото, аудио һәм видеоматериаллар саклана. Экспозиция, заманча технологияләр кулланып, үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсен исәпкә алып төзелгән.
Әлфия Авзалова исемендәге үзәктә сәнгать эшлеклеләре, профессиональ артистлар яшьләр белән очрашулар һәм мастер-класслар, тематик концертлар һәм диспутлар үткәрә алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: