Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җәлил укулары Россия күләмендә узарга мөмкин

Җәлил укулары Россия күләмендә уздырылырга мөмкин. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли...

Җәлил укулары Россия күләмендә уздырылырга мөмкин. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасының Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллектә үзәк китапханә хезмәткәре Ирина Остроумова белән очрашты.
Ирина Ильинична Питерда мәктәп укучылары арасында Муса Җәлил буенча уздырылучы чаралар, бигрәк тә Җәлил укулары буенча мәгълүмат бирде. Милли шура рәисе әлеге чараның аерым төбәкләрдә узуын һәм бик кирәкле чаралар булуын әйтте, киләсе елдан Җәлил укуларын Бөтенроссия күләмендә үткәрә башларга кирәклегенә басым ясады, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Татар-информ" Васил Шәйхразиев Петербургта М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды, дип хәбәр иткән иде.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: