Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Әлмәт драма театры 75 еллык юбилеен билгеләп үтте

Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов театр җәмәгатьчелег...

Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Әлмәт драма театры 75 еллык юбилеен билгеләп үтте
 
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов театр җәмәгатьчелеге һәм нефть шәһәрендә яшәүчеләрне мәдәни вакыйга белән котлады. Бәйрәм чарасы шулай ук ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашында узды.
Театр 75 ел эчендә 300дән артык спектакль куйды. Репертуарның нигезенә татар, рус һәм дөнья драматургиясе шедеврлары, шулай ук заманча авторларның әсәрләре куелган. Бүгенге көндә актерлар труппасы ел саен 8 премьера спектакле чыгара.
Театр коллективына Россия Президенты Рәхмәт хатын, иң зур уңышларга ирешкән актерларга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Марат Әхмәтов, үз чиратында, Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фото: mincult.tatarstan.ru


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: