Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторлары көмәнле хатынны бала табу йортына китергән

Бала туганнан соң, юл-патруль хезмәте инспекторлары ир белән хатынны тәүге сабыйлары дөньяга килү белән котлап, аларга автокресло бүләк иткән.  Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторлары көмәнле хатынн...

Бала туганнан соң, юл-патруль хезмәте инспекторлары ир белән хатынны тәүге сабыйлары дөньяга килү белән котлап, аларга автокресло бүләк иткән.









 Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторлары көмәнле хатынны бала табу йортына вакытында китереп җиткергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
16 июль төнендә Ленин урамында бер ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләренә хатыны машина салонында менә-менә бала табачак дип хәбәр иткән.

Юл-патруль хезмәтенең аерым взводы инспекторы Линар Бадыйков һәм аның хезмәттәше Родион Гавричичев хатын-кызны шунда ук үз автомобильләренә утыртып, сиреналарын кабызып бала табу йортына юл тоткан. Полицейскийлар медицина учреждениесенә үз вакытында килеп җиткән. Шул ук көнне малай дөньяга аваз салган.
Бала туганнан соң, юл-патруль хезмәте инспекторлары ир белән хатынны тәүге сабыйлары дөньяга килү белән котлап, аларга автокресло бүләк иткән.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: