Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Редакция тирәсендә язучылар еш күренә

“Әдәби кафе”да матур гына гапләшеп, сөйләшеп утыралар. Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевне дә шунда очраттык һәм үзе белән кыска гына әңгәмә корып алдык.

-Марсель абый, Сез Такташның Алсуы кебек: “Усал да, усал түгел кебек шикелле...” Бик үзенчәлекле кушаматыгыз да бар икән – “купык”. Холкыгыз буенча нинди сез?

-Бик нечкә күңелле мин. Менә шуны күрсәтмәс өчен кырыс булып күренәмдер. Хәтта бию караганда да күздән яшь чыга. Әйтик, югары дәрәҗәдә куелган балет. Соклануның соң дәрәҗәсенә җиткәч, күзләр яшьләнә.
Ә “купык” кушаматына килгәндә, мин аны башта үзем кешеләргә куштым. Аннары инде ул үземә әйләнеп кайтты. (Көлә. – Авт.) Еш кына кешеләргә: “Син купыкмы?”- дип сорый идем, янәсе биекме син? Кеше башта аптырап тора. Аннары ул сүзнең мәгънәсен аңлата башлыйм. Безнең авылда кызык сөйләшә торган халык яши, шуннан кергән сүз ул. “Купык” – яратып эндәшү. Кайчакта песиләргә дә шулай дип әйтәм. Бу кушаматны бик белмиләр, бары тик якыннан аралашкан берничә язучы шулай дип эндәшә.

-Сез Алтайга гашыйк кеше, анда берничә тапкыр булгансыз. Таулар кайсы чорда матуррак?

-Алтайга июньдә барырга киңәш итәм. Мин үзем анда яз, җәй, көз айларында булдым. Алтайда көз бүтәнчәрәк, мисал өчен Кырымдагы кебек агачлар төрле төсләргә буялмый. Ылыслы агачлар күп анда, шуның өчен дә көз килгәне бик аңлашылмый. Язын морал (Себер сакурасы) чәчәк ата, таулар шәмәхә төскә керә. Тик мин барганда аның чәчәге беткән иде. Кызганыч, шул матурлыкны күрми калдым. Алтайны тагын күрәсе килә, әлбәттә. Тик анда бару елдан-ел кыйммәтләнә...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера