Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 8 сентябрь көнне сайланачак
Татарстан халкы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын 2019 елның 8 сентябрендә сайлаячак. Бу хакта карар бүген парламентның 48нче утырышында кабул ителде.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит...
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел бишенче чакырылыш депутатларының вәкаләтләре срогы чыгуын искәртте. ТР Конституциясенең 75 маддәсе һәм Татарстан Сайлау кодексының 87 маддәсе нигезендә, ТР Дәүләт Советы сайлаулары Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Закон буенча тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе санала.
Сайлау көнен билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртә булмыйча һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сайлау өчен март яки декабрь уңайлырак булыр иде, дигән теләген әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшинн федераль үзәк илдә Бердәм тавыш бирү көнен билгеләгәнен искәртте. «Сентябрь ае ул – мәктәпләр эшли башлаган, сайлаучылар отпусктан кайткан, әле салкыннар башланмаган вакыт. Без дә фракциядә бу хакта сөйләштек. 8 сентябрь аеруча уңайлы дата дигән карарга килдек», - диде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий