Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначак

«20 майда «Кырлай» паркы территориясендә Җәмигъ мәчетенең нигезенә таш салу булачак. Тулы әзерлек бара. Ул 13 сәгатькә планлаштырылган. Нинди генә һава торышы булса да, чара узачак», - диде Татарстан...

«20 майда «Кырлай» паркы территориясендә Җәмигъ мәчетенең нигезенә таш салу булачак. Тулы әзерлек бара. Ул 13 сәгатькә планлаштырылган. Нинди генә һава торышы булса да, чара узачак», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Васил Шәйхразыев сүзләренчә, мәчеттә 10 мең кеше берьюлы намаз укый алачак. Бинаның макетын эшләүгә бәйге игълан ителгән. Макет сайланганнан соң проект эшләре башланып китәчәк.
«Җәмигъ мәчетенә исем бирү турында фикер алышулар барганын күзәтәбез. Төрле тәкъдимнәр яңгырый. Без аларга игътибар итәбез. Бу эштә халыкның актив катнашуы бик мөһим», - диде Васил Шәйхразыев.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/amig-macetenen-nigezena-berence-tas-20-maida-salynacak-5854388
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: