Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Ана капиталы» программасы акчасын куллану өчен ихтыяҗ булмаган юнәлешләр билгеле

Татарстанда «Ана капиталы» акчасын куллануның кайбер юнәлешләренә ихтыяҗ булмаган. Бу хакта Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе уры...

Татарстанда «Ана капиталы» акчасын куллануның кайбер юнәлешләренә ихтыяҗ булмаган. Бу хакта Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләде.
Елена Полякова закон буенча ана капиталыннан куллануның биш юнәлеше булганын, иң популяры торак шартларын яхшырту булганын искәртте. «Программа үз көченә кергәннән бирле, ана капиталы акчасы белән 235 мең 443 гаилә торак шартларын яхшырткан, бу ана капиталы акчасын кулланган барлык гаиләләрнең 90 процентын тәшкил итә», — диде ул.
23,4 мең гаилә ана капиталы акчасын балаларын укытуга сарыф иткән, 3,5 мең гаилә, икенче баласы тууга бәйле рәвештә, айлык акчалата түләүгә кулланган.
Ике юнәлешкә ихтыяҗ булмаган. Ананың тупланма пенсиясенә гаризаны 65 кеше генә биргән. Җәмгыятьтә инвалид баланың социаль адаптациясенә нибары бер гариза килгән.
«Ана капиталы» — «Демография» илкүләм проектының өстенлекле чарасы. 2020 елның ун ае эчендә ана капиталы сертификатлары, узган елга караганда, ике тапкыр күбрәк бирелгән. Бу ана капиталы акчасы беренче балага да бирелә башлау белән бәйле.
2019 елның 10 аенда республикада ана капиталына 14,7 мең сертификат бирелсә, 2020 елда 29,7 мең сертификат тапшырылган. Аның 10,6 меңе — беренче бала өчен.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: