Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ТАССРның юстиция министры Әнәс Таҗетдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Кремль урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан бинада ТАССРның юстиция министры вазифасын башкарган Әнәс Таҗетдиновка мемориаль такта ачу тантанасы узды.1971 елның 4 февралендә ТАССРда янәдән министр...


Кремль урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан бинада ТАССРның юстиция министры вазифасын башкарган Әнәс Таҗетдиновка мемориаль такта ачу тантанасы узды.



1971 елның 4 февралендә ТАССРда янәдән министрлык барлыкка килгәч, Әнәс Таҗетдинов юстиция министры вазифасына билгеләнә. 1987 елга кадәр министрлыкны торгызу һәм хокукый нигезне күтәрү өчен зур хезмәт куя.


«Әнәс Тәҗетдинов вакытында юстиция министрлыгы хокукый база, хокукый пропаганда институты булып торды. Ул югары культуралы, интеллигент, берүк вакытта игелекле һәм таләпчән кеше иде», — дип белдерде ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.





«Әнәс Габдулла улы республиканың үсешенә зур өлеш керткән шәхес, юстиция министрлыгының эш үзенчәлеге ул җитәкчелек иткән вакытта салынган. Бу мемориаль такта безнең өчен шәхесләрнең тарихта зур роль уйнавын искә төшереп торачак», — дип белдерде Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.





Әнәс Таҗетдинов 1927 елның 23 февралендә ТАССРның Зәй районы Югары Налим авылында туа. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач Саба, Балтач районнарында эшли. 1965-1971 елларда КПСС Татар төбәк комитетының пропаганда һәм агитация бүлегенең мәдәният мөдире урынбасары (аннары мөдире) булып эшли. 1987 елда вафат була.

Фото: Рамиль Гали

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: