
Әни булу нигә куркыта?
Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең 1 нче бала тудыру йортына баргач та күңелне ниндидер бер ләззәтле тойгы биләп алды. Стенада сабый портретлары, җитәкләшеп йөргән парлар...
19 марта 2025
1 нче бала тудыру йортында “Булачак әти-әниләр мәктәбе” эшләп килә. Монда булачак ата-аналар белән психологлар, табиблар эшли. Бала тугач та беренче көннәрендә үк аны ничек тәрбияләргә, барысын да аңлаталар.
-Соңгы елларда яшьләр бала табуга аңлы рәвештә карый,- диде Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәк җитәкчесе Татьяна Шиһабетдинова. – Алар башта медицина тикшерүләре уза. Хәзер диспансеризация кысаларында репродуктив сәламәтлекне кайгырту программасы бар, ул 2024 елда гамәлгә керде. Теләгән һәр хатын-кыз, ир-ат барып тикшерелә ала...
Илдә туучыларның гомуми коэффициенты (бала табу яшендәге бер хатын-кызга туры килгән сабыйлар саны) соңгы унсигез елда иң түбән чиккә җиткән. Ни өчен елдан-ел сабыйлар азрак туа? Алга таба нишләргә? Хатын-кызларның бала алып кайтырга теләмәве нәрсәгә бәйле? Шушы четерекле сорауга җавап эзләдек.
Кызыклы язманы журналыбызның март саныннан укый аласыз.
Добавить комментарий