Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Путин Казанда старт алган антропологлар конгрессына уңышлы фикер алышулар теләде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Казанда старт алган Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессына уңышлы һәм нәтиҗәле фикер алышулар теләде. Дәүләт башлыгының сәламләү ха...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Казанда старт алган Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессына уңышлы һәм нәтиҗәле фикер алышулар теләде. Дәүләт башлыгының сәламләү хатын “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында чара ачылышында укыдылар.
“Конгресс үз мәйданчыгында Россия һәм чит илдән галимнәрне берләштергән. Чарада катнашучылар составы белән мөһим профильле проблемаларны иң югары дәрәҗәдә хәл итеп була”, - диелгән Владимир Путин хатында.
“Антропологлар һәм этнологларның фәнни фаразлары Россиянең мәдәни һәм дини күптөрлелеген саклап калуда, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштергәндә, миграция сәясәтен камилләштергәндә бик кирәк”, - дип Путин сүзләрен җиткерделәр.
Сүзен тәмамлап, дәүләт башлыгы Конгресс катнашучыларына уңышлы һәм нәтиҗәле моназаралар теләде. “Кунакчыл һәм күп милләтле Казанда булудан онытылмаслык хис-кичерешләр телим”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.
Конгресс эшендә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңгә якын галим катнашачак. Тематик секция утырышлары 3-5 июльдә узачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: