Апаста лаләләр чәчәк аткан!
Әйе, әйе, кыш уртасында лаләләр шау чәчәктә утыра. Апаста теплицалар тотучы Лилия Зәйнуллинаны районда белмәгән кеше юк. Халыкны ел әйләнәсе яңа өлгергән яшелчә белән тәэмин итә ул. Гадәттә, лаләләр 8 мартка гына өлгерә торган була, быел исә иртәрәк.
-Яңалыкка омтылу – эшемнең, тормышымның төп девизы,- ди эшмәкәр Лилия Зәйнуллина. – Эшебез дә җәелә бара. Лалә, берьеллык чәчәк, кыяр, тәмләткечләр, яшелчә үсентеләре үстерү белән шөгыльләнәбез. Яңа техникалар, су сибү җайланмалары алабыз, һаман камилләшә барабыз. Орлыкларны чәчә торган машина булдырдык. Лалә чәчәкләрен санап, бәйләп бирә торган машинабыз бар”.
Теплицада илледән артык кеше хезмәт куя икән. “Урамда кыш, ә безнең эштә ел әйләнәсе җәй”,- ди биредә эшләүчеләр.
Добавить комментарий