Апаста үзенчәлекле чаналар фестивале узды!
Берничә елдан бирле Апаста «Шәп чана» фестивале уза. Кичә район үзәгендә әнә шул күңелле чараны янә оештырганнар.
Һәр оешма үзе әзерләп килгән чананы тау янына тезеп куеп, матур күргәзмә тәкъдим иткән. Чаналарның күпчелеген Ат елына, бөек шәхесләрнең иҗатына, юбилей елына багышлап ясалганнар. Арада коллективның эшчәнлеген, милләтара дуслыкны чагылдырганнары да булган.
-Без ел саен "Шәп чана" фестивалендә катнашабыз, - диде Олы Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапов.
— Бәйрәмгә атна-ун көн алдан әзерләнбез. Быел атлы чана ясадык. Узган ел милли чана эшләгән идек. Бик күңелле чара булды. Соңыннан исә әлеге үзенчәлекле чаналарга утырып тау шудык.
Добавить комментарий