Апрель аенда Казанга Россиядән төбәкне өйрәнүчеләр җыелачак
2018 елның 3-5 апрелендә III Бөтенроссия төбәкне өйрәнүчеләр җыены узачак. Чарада Россия төбәкләреннән 150 ләп кеше катнашуы көтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышы...
“Татар зыялылары һәрвакыт төбәк, авыллар тарихы белән кызыксынып яшәде. 19 гасырда татар төбәкне өйрәнүчеләрнең берничә җәмгыяте төзелде. 30 елларда ул эш алып барылды, ләкин аннан соң аларның эше туктады. 60-90 елларда ул эшне торгызып карадылар, ләкин махсус оешма булмады. 2015 елдан бирле, конгрес, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр, җирле администрация тәкъдиме белән, Бөтенроссия төбәкне өйрәнүчеләр форумы уздырылып килә”, - дип белдерде Альберт Борһанов.
Ул 2016 елның 13 февралендә Казанда төбәкчеләрнең беренче фәнни-гамәли конференциясе узганын, анда татар авыллары тарихы буенча проблемалар күтәрелгәнен билгеләп узды. 2016 елда Уфада һәм башка шәһәрләрдә дә, ел саен Самарада, Ульяновскида һәм башка шәһәрләрдә җирле төбәкчеләр җыелып, үз конференцияләрен үткәрүен әйтте. 2017 елның 24-25 мартында Бөтентатар төбәкчеләр җәмгыятенең I бөтенроссия корылтае узган иде.
Альберт Борһанов әйтүенчә, конгресста төбәкне өйрәнүчеләр өчен махсус офис булдырылган. Тарихчы төбәкчеләрнең исемлеген яңарту кирәклеген әйтте. “Кемдер инде вафат, кемнәрдер яңа өстәлгән кешеләр”, - диде. Альберт Борһанов форумда Бөтенроссия татар төбәкчеләре җәмгыяте уставын әзерләү, “Туган җир/Родной край” төбәкне өйрәнү журналының беренче санын чыгаруга әзерлек мәсьәләләре күтәреләчәген әйтте.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров төбәкне өйрәнү белән шөгыльләнүчеләрнең эшен этнотуризм белән бәйләргә тәкъдим итте. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та моның белән килешүен белдерде. “Мондый объектлар Татарстан Республикасы районнарында булырга тиеш. Туристларга башкаланы гына түгел, кызыклы хуҗалыкларны күрсәтергә, аларны авыл тормышы белән таныштырырга кирәк”, - дигән фикердә ул.
“Татар-информ”
Добавить комментарий