
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер…
Апрель аена да аяк бастык. Быел яз бигрәк тә ашкынып, хәтта ярсыбрак та килде кебек: хәерлегә булсын. Иген, яшелчә уңышы уңсын өчен матур көннәре булсын.
01 апреля 2025
Халык гомергә табигатьне күзәтеп барган, hәр күренешне нәрсәгәдер юраган. Нәтиҗәдә, күпсанлы сынамышлар барлыкка килгән. Әнә шуларга күз салыйк әле: -Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар;
-Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер hәм чикләвек мул булыр;
-Апрельдә көндез кызу, төнлә салкын булса, җылы җәй юрыйлар;
-Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар;
-Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер;
Апрельдә карлыгачлар килмәсә, салкын язга. Дуслар, ә сез сынамышларны сынаганыгыз бармы? Туры киләме?
Добавить комментарий