Арчада халыкара фәнни-гамәли конференция узды
Ул Арча педагогика көллиятенә Габдулла Тукай исеме бирелүенә 70 ел тулуга багышланды.Конференция көллияткә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланды. Тукай исеме көллияткә 1946 елда, шагый...
Конференция көллияткә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланды. Тукай исеме көллияткә 1946 елда, шагыйрьнең тууына 60 ел тулган уңайга бирелгән, ләкин ниндидер сәбәпләр белән документлар уку йортына кайтып җитмәгән. 10 ел элек көллиятнең эзтабарлары ул документны Милли архивтан табып ала. 86 еллык тарихка ия уку йорты элек-электән чын милли кадрлар әзерләп чыгарган һәм шул дәрәҗәсенә бүген дә тугры калып көн итә. 2013 елда ул лаеклы рәвештә милли кадрлар әзерләү статусын ала.
“Рухи-әхлакый тәрбия контекстында милли-мәдәни компонент” темасына үткәрелгән конференциядә 170 кеше катнашты. Чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр чит илдән дә шактый булган, килә алмаганнар видеоязмаларын юллаган. Милләтәшебез, бүгенге конференция кунагы Лилия Касерта Америкада үзе эшләгән Мичиган штатындагы Феррис исемендәге дәүләт университеты турында, студентлар белән толерантлыкка багышланган әңгәмәләр, үзләрендә эшләп килгән музей эшчәнлеге турында сөйләде. Киләсе елның февраль аенда әлеге университет белән Арча педагогика көллияте арасында хезмәттәшлекнең бер үрнәге булып стажировка планлаштырыла: Америка укытучылары безгә киләчәк.
Чит ил вәкилләренән шулай ук Кытайдан килеп КФУның 4 курсында белем алучы студентлар бар иде. Үзләрендәге баш киемнәренең һәм ит ризыкларының үзенчәлеге, охшаш яклары турында кызыклы гына чыгыш ясады алар. Мәсәлән, кытайлыларның гаиләлеме яисә ялгызмы икәнлеген белү өчен башларындагы түбәтәйгә бер күз ташлау җитә икән — әгәр егет өйләнмәгән булса, бадәм (чигеш үрнәге) берәү генә була, өйләнгән икән — икәү чигелә, ә туташлар түбәтәйгә бер, ханымнар ике роза чәчәге беркетеп куя.
“Төрле милләт вәкилләренең һәм дөньяның төрле җирләрендә яшәүче милләттәшләребезнең мондый рухта очрашулары Халыклар дуслыгы көнен билгеләп узган көннәргә туры килүе дә игътибарга лаек, — дип билгеләп узды КФУ доценты. ТР мәгарифне үстерү институтының кафедра мөдире Рәсимә Шәмсетдинова. — Арча — милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклый торган үзәк. Ә биредәге көллият Габдулла Тукай исемен лаеклы йөртергә тиеш. Биредән чын укытучылар, тәрбиячеләр чыга”.
Бу уку елында сөйләм телен үстерү, укучыларны тәрбияләү һәм тел-стилистик чараларны үз эченә алган министрлык тарафыннан яңа басылган дәреслекләр таратылган. КФУ доценты Рамилә Сәгъдиева дәреслекләрдәге мисалларның уңайлылыгы, укыту процессында балаларга аңлаешлы мисаллар китереп сөйләде. “Татар телен яратып укыткан укытучылар гына балага милли белем дә, тәрбия дә бирә ала”, — диде ул.
Конференциянең пленар өлешеннән соң мөгаллимнәр, тел белгечләре миллилекнең мәктәпкәчә, һөнәри белем бирү, өстәмә белем бирүдә, түгәрәкләр, аерым фән дәресләрендә, музей эшчәнлегендә кулланылышына багышланган темаларны киңрәк планда уртага салып сөйләшүне, тәҗрибә уртаклашуны 8 секциядә дәвам итте.
Автор: Розалия Зиннәтова
Чыганак: "Арча хәбәрләре" http://arskmedia.ru/
Добавить комментарий