Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Дәүләт архивына килүчеләрнең 90%ы хезмәт хакы, эш стажы турында мәгълүмат эзли

Татарстан Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге эш стажы һәм хезмәт хакы күләме турындагы документларны эзли. Бу хакта бүген матбугат туры барышында журналистларга Татарстанның архив эше бу...

Татарстан Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге эш стажы һәм хезмәт хакы күләме турындагы документларны эзли. Бу хакта бүген матбугат туры барышында журналистларга Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.
Дәүләт архивына килүчеләрнең 90%ы хезмәт хакы, эш стажы турында мәгълүмат эзли
“Иң еш килүче запрос – эш стажы һәм хезмәт хакы күләме турында. Əмма без белешмәне мөрәҗәгать килгән саен бирә алмаска мөмкинбез. Кайчак предприятие юкка чыгарылган, ә элеккеге җитәкчеләр барлык документларны да архивка тапшырмаган була. Бу – тискәре җавапларның 35 проценты. Нәтиҗәдә, элеккеге хезмәткәрләр минималь пенсия алырга мәҗбүр. Шул сәбәпле без хәзер йөзләгән бетерелгән предприятиенең документларын эзлибез”, – дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова.

Моннан тыш, Татарстан Дәүләт архивына тематик һәм генеалогик мөрәҗәгатьләр дә килә. Тематикларына мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 4,8 проценты туры килә (узган ел 1279 мөрәҗәгать килгән), генеалогикларына – 8,4% (2231 мөрәҗәгать).

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: