Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк

Көзге чакырылышта гаскәрләргә якынча өч меңнән артык граждан җибәреләчәк. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Бу хакта Татарстанның Министрлар...

Көзге чакырылышта гаскәрләргә якынча өч меңнән артык граждан җибәреләчәк. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Бу хакта Татарстанның Министрлар кабинетында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.
"2019 елның октябрь-декабрь айларында Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 18 000 якын кеше чакырыла. 3 500 гә якын кеше гаскәрләргә озатылырга тиеш", - диде Сергей Погодин. Хәрби хезмәт срогы 1 ел булып кала.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаскәрләргә җибәрү өчен Татарстан Республикасы җыелма пунктына килүе 2019 елның 22 октябреннән планлаштырыла.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: