Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Архивчыларның халыкара фәнни-гамәли конференцияләрендә дөньяның 19 иле катнаша

Архивчыларның халыкара фәнни-гамәли конференцияләрендә дөньяның 19 иле катнаша. Бүген сөйләшелгән әйберләр 500-1000 елдан соң киләсе буынга кызыклы булачак, диде Татарстан Республикасы Президенты Рөст...

Архивчыларның халыкара фәнни-гамәли конференцияләрендә дөньяның 19 иле катнаша. Бүген сөйләшелгән әйберләр 500-1000 елдан соң киләсе буынга кызыклы булачак, диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов архивчыларның "Пергаменттан санга" ("От пергамена к цифре") халыкара фәнни-гамәли конференцияләрендә.
Бүген көннең беренче яртысында ИТ-парк территориясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм чит ил экспертларының чыгышларын тыңлады. Конференция башланыр алдыннан, Рөстәм Миңнеханов белән Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган Татарстан Дәүләт архивы бинасын карарга бардылар.
Шуннан соң Татарстан Президенты һәм Андрей Артизов тарих сакчыларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Конференциядә Россия Федерациясенең 52 субъектыннан һәм дөньяның 19 иленнән (Польша, Казахстан, Кытай, Төркия, Əрмәнстан, Азербайҗан, Үзбәкстан, АКШ, Канада, Германия һ.б.) килгән 253 кеше - архивчылар, бизнесменнар, галимнәр, федераль хакимият органнары вәкилләре, дәүләт компанияләре, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары - катнаша.
Конференциядә төрле ил вәкилләре чыгыш ясады. Вәкилләрнең күбесенең чыгышлары инглиз телендә булды.
Конференция пленар утырыш, фикер алышу һәм лекция форматында үтә. Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр күтәреләчәк:
1. Документ төшенчәсе һәм аның цифрлы мохиттәге трансформациясе, документ формалашуның гомуми принциплары, документ форматларын унификацияләү;
2. Цифрлы мәгълүмат аутентиклыгын раслау ысуллары, шул исәптән озак саклаганда да;
3. Архивлар цифрлы мохиттә: керү һәм мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре;
4. Электрон документлар архивы: тулылык, дөреслек, сакланганлык;
5. Документлар сакланганлыгын тәэмин ителү технологик мәсьәләләре.
Конференция цифрлы мәгълүмат белән идарә итү һәм аны саклап калу бурычларын чишү, цифрлы мәгълүматның ачыклык дәрәҗәсе һәм дөреслеге, шулай ук мәгълүмати үзара бәйләнешнең яңа якынаю юлы тәкъдим итүен эшләп чыгару платформасы булырга тиеш.
Конференциянең оештыручылары: Федераль Архив агентлыгы, Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының Дәүләт архивы, Бөтенроссия фәнни-тикшеренү документоведение һәм архив эше институты.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: