Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Әсгать Сәфәров журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.«Профессиональ, үз эшенә тугрылыклы журналистлар корпусы республикан...

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.
«Профессиональ, үз эшенә тугрылыклы журналистлар корпусы республиканың динамик социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә, Татарстанның тарихи-мәдәни мирасының күптөрлелеген саклап калуда, җәмгыятьтә патриотизмны, гражданлыкны үстерүдә һәрвакыт ышанычлы таяныч булды һәм булып кала», диелә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменә җибәрелгән телеграммада.
Әсгать Сәфәров республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет, эшләрендә илһам чишмәсе саекмавын һәм күтәренке рух, барлык башлангычларында уңышлар теләде.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: