Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Астанада Муса Җәлил исемендәге республикакүләм бәйге җиңүчеләре ачыкланды

Астанада Муса Җәлил исемендәге II республикакүләм әдәби бәйге җиңүчеләре ачыкланды. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы хәбәр итә. Бәйге Астана шәһәре "Дуслык" татар мәдәни үзәге т...

Астанада Муса Җәлил исемендәге II республикакүләм әдәби бәйге җиңүчеләре ачыкланды. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы хәбәр итә.


Быел бәйгегә 150гә якын гариза килгән. Әмма шорт-исемлеккә 32 эш кенә эләккән.


Конкурста катнашучыларны өч яшь категориясендә бүләкләгәннәр.

ItogiDjalil2018 3


8-12 яшьлекләр арасында Дарина Әмирҗанова, Әминә Анатолы, Данис Үтәкәев 1-3 урыннарны яулаган.


13-18 яшьлек катнашучылар арасында призлы урыннарны Мария Кучерова, Елизавета Залуцкая һәм Ясминә Куаныш бүлешкән.


19-29 яшьлекләр арасында Диана Мифтахетдинова, Камил Острецов, Назерка Агажановның эшләре иң яхшы дип табылган.


Аларга дипломнар, конкурс өчен махсус эшләнелгән сын һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.



"Татар-информ"



Фото: kctb.kz



Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: