Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Әти бирешмәде...”

Батырлык ордены кавалеры Әнвәр Мөхәммәтҗанов СВОда бер аягын югалта, шуның өстенә сукыр да кала. Ләкин иң куркыныч чакларда да төшенкелеккә бирелми ул... Бүген Әнвәр «Воин» спорт-тәрбия үзәге инструкторы, көн саен спорт белән шөгыльләнә. Ишү буенча бөтенроссия ярышларында бронза медаль яулаган. Протез аяк белән дүрт чакрым марафон йөгергән. Шөкер, күзләре яңадан күрә башлаган.

“Кызым 27 декабрь көнне рәсем ясаган. Елга ярында ялгыз көймә. Елганың тирә-ягын камышлар уратып алган. Әнисе бу рәсемне күреп: “Кызым, синең бөтен рәсемнәрең якты була иде, монысы бигрәк караңгы”,- дигән. “Белмим, бүген күңел халәтем шундый”,- дигән. Ул төнне кызым йокысыннан куркып уянган. “Әни, куркыныч төш күрдем. Әтине ниндидер җенгә охшаган әйбер упкынга өстерәп барды. Тик әти бирешмәде, җир өстендә калды. Җеннең кулында әтинең ботинкасы калды.” Ә бу вакытта мин Донбасс кырында аяксыз ята идем...” МХО зонасында аяксыз калган һәм күзләре сукырайган Әнвәр Мөхәммәтҗанов бу хәлләрне ниндидер бер могҗиза кебек сөйли. Хәер, хәрбинең тормышында әйтеп аңлата алмаслык башка очраклар да бар... Әнвәр Мөхәммәтҗанов турында гыйбрәтле язманы журналыбызның февраль саныннан укый аласыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера