Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Әтием гармунчы иде”

“Әтием гармунчы иде”

Буа районының Яңа Тинчәле авылына баргач Интал Шайхаттаров белән таныштык. Җыр-биюгә оста кеше ул. Сүзгә дә тапкыр. “Башка исем таба алмагач, дару исеме кушканнар миңа”,- дип көлде ул.

05 февраля 2025

Интал Шайхаттаров Яңа Тинчәле мәдәният йорты җитәкчесе. Биредә 1998 елдан бирле эшли икән. Кулына гармун алмаган көне юк.

-Гармунда алты яшемнән уйныйм, әтием өйрәтте, ул бик оста иде,- ди Интал абый. – Күрәсең, каннан килә. Шуның өчен дә тормышымны мәдәният белән бәйләдем. Сүз дә юк, элек эшләргә күңеллерәк иде. Хәзер мәктәптә дә егерме бала гына калды. Әле бүген дә укучы кызлар өчен бию түгәрәге була. Мәдәният йортына өлкәнрәк кешеләрне дә җәлеп итәбез. Бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Хәзер бигрәк тә актив эшләргә тырышабыз: узган ел мәдәният йортына капиталь ремонт уздырылды.

Тулы язма журналыбызның февраль санында чыгачак.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: