“Әтине кайтыр дип көттек!”
Сугыш чоры балалары турында язуыбызны дәвам итәбез. Балтач районы Пыжмара авылында яшәүче Рауза Әсхәдуллина Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтисе турында бик аз белә. Күпме эзләтеп тә мәгълүмат таба алмаганнар. Аның каравы әтисе Нәҗипнең паспорты һәм хезмәт кенәгәсе сакланган.
Нәҗип Гарипов Бөек Ватан сугышына Балтач районының Камаров-Завод авылыннан алына. Рауза апа әтисеннән алты айлык булып кала. Гаилә башлыгы фронттан сөйгән хатыны Зәйтүнәгә берничә хат яза. Тик 1943 елда хатлар килүдән туктый. Берничә айдан Нәҗип Гариповның хәбәрсез югалганы билгеле була.
-Әтинең Украина җирләрендә сугышканын беләбез,- диде Рауза апа. – Әни шулай дип сөйли иде. Балалар Бөек Ватан сугышы музее хезмәткәре Михаил Черапановка да мөрәҗәгать итте, ул да әлеге мәгълүматны раслады. Тик менә төгәл кайда һәлак булганы бер җирдә дә юк. Шуның өчен дә әни гомере буе әтине көтте...
Тулы язманы журналыбызның июнь саныннан укый аласыз.
Добавить комментарий