Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Атна эчендә Татарстанның 22 оешмасында мәҗбүри вакцинация турында карар бозу очраклары ачыкланган

10 ноябрьдә Татарстанда Covid-19-ка каршы вакцинация турында карарның үтәлешен тикшерү башланды. «Татар-информ» МА хәбәр итүе буенча, бүгенге көндә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе тикшерүләрне дәвам...

10 ноябрьдә Татарстанда Covid-19-ка каршы вакцинация турында карарның үтәлешен тикшерү башланды. «Татар-информ» МА хәбәр итүе буенча, бүгенге көндә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе тикшерүләрне дәвам итә, узган атнада Татарстанның 22 предприятиесендә закон бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Узган атнада 105 объект тикшерелде, 22 — дә хокук бозулары ачыкланды», - дип билгеләп үтте республика Роспотребнадзор вәкиле.
Мәҗбүри вакцинация турында карар бозу очраклары ачыкланган барлык оешмаларга РФ КоАП 6.3 статьясындагы 2 өлеше буенча беркетмәләр төзелде.
Карар буенча 714 меңнән артык хезмәткәр прививка ясаткан, шуларның 441 меңе вакцинациянең икенче компонентын куйдырган.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: