Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Автомобильләрне газ ягулыгына көйләү өч көндә башкарылачак

Татарстанда автомобильләрне газ ягулыгына көйләү өч көн эчендә башкарылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфракструктурасы һәм...

Татарстанда автомобильләрне газ ягулыгына көйләү өч көн эчендә башкарылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфракструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхәпов хәбәр итте.
“Әлеге процессны гадиләштерү максатыннан, республиканың ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, транспорт чарасын теркәү ргеламентлары оптимальләштерелде. Шулай итеп, машина хуҗасының гаризасы бер-ике көндә карала, ә теркәү эшләре ике-өч көндә башкарыла”, – диде Рамил Сәхәпов.
Бүлек башлыгы сүзләренчә, элек транспорт чарасын җиһазландыру 8 этапка бүленеп, 53 көн вакытны алган.
“Уңайлыклардан тагын шунысын әйтергә кирәк, хәзер транспорт чарасын тикшерү процессы кыскарды, машина хуҗасы урынына документларны аның ышанычлы кешесе китерә ала. Шулай ук гражданнарны кабул итү графигы камилләште”, – диде Сәхәпов.
"Татар-информ" Татарстанда 3,5 мең автомобиль газ ягулыгы белән эшли, дип хәбәр иткән иде.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера