Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Авылда дәваланалар!

Авылда дәваланалар!

“Тәмле сүзе, ачык йөзе белән дә дәвалый”. Мөслим районы Иске Карамалы авылында озак еллар шәфкать туташы булып эшләүче Зифа Галеева турында авылдашлары әнә шулай ди.

22 мая 2025

ФАП гомергә авылның йөзек кашы булган. 1950 елларда авылда участок хастаханәсе эшли башлаган. Бөтен тирә-як салалардан килеп биредә дәваланганнар. Бала табу йорты да шунда ук булган. Тик 2012 елда хастахәнәнең стационар бүлеге ябылган.

-2012 елда яңа ФАП бинасы төзеделәр,- диде,-

Зифа Галеева. – Ул чакта бик сөендек, чөнки эшләргә бөтен уңайлыклар булдырылды. Физиотерапия, процедура бүлмәсе, барысы да заманча. Аерым даруханәбез бар. Халык өчен бик уңайлы. Кан анализлары да алабыз, система куябыз. Чирләп китсә кешеләр район үзәгенә түгел, башта безгә килә. Зифа Галеева биредә 46 ел шәфкать туташы булып эшли икән. Төнме, көнме, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында беренче ярдәм күрсәтергә чыгып йөгерә. Авылдашлары арасында абруе зур... Дуслар, ә сезнең авылда шундый шәфкать туташлары бармы?

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера