
Авылда яңартылган һәйкәл!
Хәерле көн, хөрмәтле дуслар. Апрельнең соңгы озын эш атнасын башладык. Әйе, бик тиздән май бәйрәмнәре башланачак. Ике-өч көн эчендә табигать яшәрде дә куйды, әйеме?
21 апреля 2025
Ә безнең конкурска эшләр килә тора. Апас районының Әҗем авылында Россиянең атказанган табибы һәм авылдашлар ярдәме белән һәйкәл төзекләндерелгән. Алай гына да түгел, ялларда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, бик зур өмә үткәргәннәр. Кайтучы кунаклар, җирле халык – барысы да эш кораллары алып чыккан. Нәтиҗәдә, мәчет яннары, ветераннар паркы – барысы да тәртипкә китерелгән.
Ә сезнең якларда мондый өмәләр узамы?
Добавить комментарий