
Авылда – Җиңү паркы!
Хәерле көн, дуслар. Кичә яңа конкурсыбыз турында игълан иткән идек:
15 апреля 2025
“Һәйкәлләрдә халык хәтере...” Үзегез яшәгән төбәкнең һәйкәлен төшереп җибәрегез. Һәм фото астына кечкенә генә мәгълүмат та языгыз: сездән ничә кеше Бөек Ватан сугышына киткән. Шуларның ничәсе исән-имин әйләнеп кайткан, ә ничәсе батырларча һәлак булган. Иң күп тавыш җыйган ике җиңүчегә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына ике чакыру билеты тапшырачакбыз.
Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында һәйкәл генә түгел, тулы бер Җиңү паркы бар икән. Аны иганәчеләр ясаган. Паркны 2014 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт күрсәткән авылдашларына багышлап ачканнар. Бүген ул олысының да, кечесенең дә яраткан ял итү урынына әйләнгән.
Парк үзе бер музейны хәтерләтә: Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган һәйкәл белән беррәттән, авылдан туып-үскән атаклы кешеләр исемлеге, төрле сугышында катнашкан, һәлак булган батырлар – берәү дә читтә калмаган. Матур башлангыч бит, әйеме?
Добавить комментарий